СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘН ҺӘМ ДЕПРЕССИЯДӘН КОТЫЛ
Австралия галимнәре раслаганча, депрессиянең кайбер очракларын дарулар түгел, ә спорт белән дәвалау яхшырак. Көньяк Австралия университеты тикшерүчеләре үз эшләренең нәтиҗәләре белән British Journal of Sports Medicine журналында бүлешкән. Алар фикеренчә, берничә атна буе спорт белән шөгыльләнү депрессия һәм борчылу симптомнарын киметергә һәм гомумән психик сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итә. Иң зур файданы югары интенсивлы һәм кыска тренировкалар бирә. Галимнәр мисалга паркта тиз-тиз йөгерүне китерә.
Шулай ук депрессияне йога һәм пилатес белән шөгыльләнү дә киметә дип ачыкланган. Психик халәтне яхшырту өчен бары тик берничә атна дәвамында һәрдаим бер сәгать шөгыльләнү кирәк. Мондый күнегүләрнең эффективлыгы антидепрессантларга яки табиб белән сөйләшүләргә караганда бер ярымга югарырак дип табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев