«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК»ТА 50 МЕҢНӘН АРТЫК БАЛА КАТНАША
Татарстанның ун шәһәр һәм авылларында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона этаплары узачак. Быел фестивальдә 50 меңнән артык бала катнашыр дип көтелә. Сәхнәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, 21 яшькә кадәрге яшь артистлар да чыгыш ясый ала.
«Күп кенә ата-аналар балаларының «Созвездие-Йолдызлык»та бишектән үк катнашуларын тели дисәк тә була. 22 ел эчендә фестиваль республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әверелде дип зур горурлык белән әйтә алам, – ди фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Созвездие-Йолдызлык» быел беренче тапкыр фестиваль алды мастер-классларын Сабада һәм Лениногорскта үткәрәчәк.
Якын көннәрдә сайлап алу турлары Әлмәттә, ә март аенда Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Чистай, Арча һәм Казанда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев