«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ СУПЕРФИНАЛЫ КАЙЧАН?
Казан «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналын уздырырга әзерләнә. Бу елгы фестивальнең зона этаплары тәмамланды. Проектта 60 меңнән артык бала катнашты. Катнашучылар 7 номинациянең берсендә: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җыр өчен иң яхшы музыка», «Җыр өчен иң яхшы текст» һәм «Иң яхшы видеоклип»та үзләрен күрсәтә алды.
«Педагогларның республика халыклары милли мирасыннан илһам алуы шатландыра. Бу юлы, чуваш, мордва, мари хореографиясе белән беррәттән, без беренче тапкыр калмык биюенең матурлыгын күрдек. Һәр милләтнең үзенчәлеге бар, аларны сакларга һәм киң аудиториягә күрсәтергә кирәк», – дип сөйләде журналистлар өчен үткән матбугат конференциясендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале жюри әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина.
Фестивальнең иҗади ярышлары 8-12 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм Пушкин мәдәният үзәгендә үтәчәк. Ә гала-концертлар 13 апрельдә КФУның «УНИКС» концертлар залында һәм 24 апрельдә «Пирамида»да узачак. Нәкъ менә шунда быелгы җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.
«Созвездие-Йолдызлык» катнашучыларының чыгышларын «Культура. РФ.» сайтында күрергә мөмкин. Моннан тыш, алар, гадәттәгечә, ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев