СОЮЗМУЛЬТПАРК: БАЛАЛАР ӨЧЕН АНИМАЦИЯ МӘКТӘБЕ
1 сентябрь көнне Казанда «Ак Барс Арена» стадионы бинасында «Союзмультфильм» тематик күңел ачу паркы эшли башлады. Беренче «Союзмультпарк» 2021 елның февралендә Мәскәүдә ВДНХ павильоннарының берсендә ачылган булган.
Карлсон, Шүрәле, песи Матроскин, «Ну, погоди»дагы бүре һәм куян – боларның барысын да балалар әлеге тылсым дөньясында күрә ала. Биредә вакытны күңелле үткәрүне тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган: паркта балалар ясалма интеллект һәм 3D-анимация ярдәмендә төрле мультфильм геройлары белән турыдан-туры күрешә һәм фотога төшә алачак.
Шулай ук, балалар өчен төрле стильләрдә һәм техникаларда анимация өлкәсендә күнекмәләрне үзләштерү мөмкинлекләре дә тудырылган. Моннан тыш, педагоглар аларны режиссура, редакторлау, декорацияләү һәм оператор эшләренә дә өйрәтәчәк. Әлеге мәктәптә иң кечкенә балалар да үзләре өчен кызыклы шөгыль таба ала.
«Союзмультпарк» тулысынча бу елның декабрь башында ачылып бетәр, дип көтелә. Монда килергә теләүчеләр өчен 13 мультимедиа аттракционы әзер булачак, балалар анимация дөньясына гына чумып калмаячак, ә Татарстанның милли традицияләре белән дә танышачак. Шулай ук, биредә балалар өчен «Простоквашино» дип аталган кафе да барлыкка киләчәк.
Әлеге вакытта парк тест (сынап карау) режимында эшләячәк. 2 сентябрьдән хәтта олылар да бу тылсымлы атмосфераны тоя алачак. Моның өчен экскурсиягә билет сатып алырга гына кирәк.
Фото ТР Президенты сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев