«СОЮЗМУЛЬТФИЛЬМ» ҺӘМ BUBBLE COMICS КОМИКСЛАР КИТАБЫН ЧЫГАРДЫ
«Союзмультфильм» студиясе һәм Bubble Comics комиксларының Россия нәшрияты «СоюзМультКомикс» китабын чыгарды. 14 сюжет берләштерелеп, китапка илебездә популяр булган «Тайна третьей планеты», «Ну, погоди!», «Чебурашка», «Трое из Простоквашино» мультфильмнары кертелгән.
Барлык 14 сюжет та төрле график техникаларда эшләнгән, алар барыбызга да таныш булган геройларга яңача карарга мөмкинлек бирәчәк. Аларның нигезендә легендар мультфильмнар ята. Китапны укучыларны «Ну, погоди!» геройлары турында иронияле детектив, Чебурашка төшләре турында хикәят һәм башка бик күп кызыклы нәрсәләр көтәчәк. Китапны әзерләгәндә авторлар яраткан геройларның «фишка»сын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышкан, әмма аларны комикслар стиленә якынайтканнар. «СоюзМультКомикс» китапларын сатуда 18 декабрьдән Bubble Comics Con фестивалендә, ә аннары бөтен ил буенча китап кибетләрендә табып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
Нет комментариев