«СОВЕТ КОМИКСЫ»: ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРА ТӘКЪДИМ ИТӘ
Казан яшь тамашачылар театрында 26, 27 майда Василий Аксенов әсәрләре буенча «Приключения Гены Стратофонтова»
спектакле күрсәтеләчәк. Аның нигезендә – Аксеновның берьюлы ике повесте – «Мой дедушка – памятник» һәм «Сундучок, в котором что-то стучит». Спектакльне сәхнәләштерергә ГИТИСны тәмамлаучы яшь режиссер Тимур Галиев алынган.
«Василий Аксенов Казанда туып-үскән, биредә еш кына булган. Шуңа да без аның иҗатын игътибарсыз калдыра алмадык. Минем өчен бу бик кызыклы тәҗрибә. Безнең хәзерге чынбарлыкта әлеге әсәрнең репликалары кичә генә язылган кебек тоела», – дип билгеләп үтте Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев.
Премьераның жанры һәм, гомумән, спектакль үзе бик үзенчәлекле. Авторлар аны «совет комиксы» дип билгели. Гена Стратофонтов – пионер малай, һәм ул уйлап чыгарылган ил, аны илбасарлардан азат итәргә кирәклек турында сөйли. Ләкин малай үзе ярдәмгә мохтаҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
-
31 августа 2026 - 10:20
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев