РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВКА – 65!
Язның беренче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Рөстәм Нургали улы күп кенә яшьләргә үрнәк булырдай кеше. Ә яшьләргә Президентыбызның кайсы сыйфатларына өйрәнү артык булмас иде?
1. Рөстәм Нургали улы вакытны әрәмгә уздырмый. Эш графигы бик тыгыз булуга карамастан, үз вакытын дөрес итеп бүлеп, барысына да өлгерә. Озак утырышлар һәм буш сүзләр сөйләүне яратмый.
2. Тиз арада бөтен проблемалардан да оптималь чишелеш таба.
3. Бердәмлеккә, команда белән эшләүгә өстенлек бирә. Эш буенча сәфәрләргә дә Рөстәм Миңнеханов беркайчан да берүзе генә йөрми.
4. Актив рәвештә социаль челтәрләр алып бара. Президентыбызның һәр иртә Инстаграмга хәерле көн теләп фото куюы инде күптәннән бер традициягә әверелде.
5. Илебезнең, башкалабызның тарихи үзәген саклауга зур игътибар бирә.
6. Президентыбыз үзенең тәвәккәллеге белән аерыла.
7. Рөстәм Миңнеханов – профессиональ автоузышчы һәм атказанган спорт мастеры булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев