РОССИЯ КӨНЕНДӘ НИНДИ ЧАРАЛАР УЗАЧАК?
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Казанда концертлар узачак. Бүген 18:00 сәгатьтә кичке концерт программасы «Казан» гаилә үзәге янында башланачак.
Биредә сәнгать осталарының иҗат коллективлары, ТР халык артисты Гүзәл Уразова, «Земляне», Pizza төркеме чыгыш ясаячак. Монда ук «Без Россия гражданнары» акциясе кысаларында укуда һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган яшь казанлыларга паспортлар тапшырачаклар.
Моннан тыш, «Квест-карта» мәйданчыгында казанлылар зур картада Казанның тарихи урыннары буйлап салынган маршрутлар буенча уйный алачак. Ә кич, 22:00га салют планлаштырылган.
Бәйрәм тамашалары моның белән генә бетми. 14 июнь көнне 19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм күпләр яратучы, талантлы җырчы Марат Яруллинның бушлай концерты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев