РОСГВАРДИЯНЕҢ КАЗАН АВИАЦИЯ ОТРЯДЫ 15 ЕЛЛЫГЫН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ
Махсус билгеләнештәге Казан авиация отряды үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан кичә, 12 апрель көнне, журналистларга МИ-8 АМТ вертолётында очыш оештырылды.
МИ-8 АМТ вертолёты теләсә нинди шартларда төрле бурычларны үти алуы белән яхшы. Вертолёт зур йөкләрне ташу, эзләү-коткару операцияләрен үткәрү, зыян күрүчеләрне эвакуацияләүдә катнаша.
Казан Авиация отрядының үзенчәлеге – аның составында Росгвардиянең бердәнбер хатын-кыз – вертолёт пилоты, очучы-штурман Анастасия Апасейкинаның хезмәт итүе. Шунысы кызык: Анастасия авиация белән аэроклубта шөгыльләнә башлаган һәм очучы-спортсмен булырга хыялланган. Кыз очышларның йөкләнгән бурычлардан торуы, көндез дә, төнлә дә оештырылуы хакында билгеләп үтте. «Безнең һөнәребездә иң мөһиме – тыныч булу һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелмәү», – дип төгәлләде Анастасия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
-
28 сентября 2026 - 11:39
КАЗАНДА «КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА 4 МЕҢ КВАДРАТ МЕТРЛЫ ЯСАЛМА БОЗ ШУГАЛАГЫ АЧЫЛАЧАК
-
25 сентября 2026 - 10:59
1 ДЕКАБРЬДӘН СМАРТФОН ҺӘМ НОУТБУКЛАРГА ЯҢА САЛЫМ КЕРТЕЛӘ
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев