ОЛИМПИАДА ХӘБӘРЛӘРЕ: «ОЛИМПИАДАДА ҖИҢҮ МИНЕМ ХЫЯЛЫМ ИДЕ»
Россия җыелма командасы Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында медальләр саны буенча алда бара. Бу уеннарда Татарстан спортчыларының да өлеше бик зур. Ярышларның беренче көннәрендә үк безнекеләрнең уңышка ирешүе бик сөендерә.
Әйтик, 15 яшьлек фигуралы шуучы Камилә Валиева кыска һәм ирекле программада алтын медальгә лаек булды. «Мин кечкенәдән Олимпиадада җиңү турында хыялландым. Хәзер минем хыялым тормышка ашты», – ди Камилә.
Шушы зур сөенечтән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Инстаграмында яшь җиңүчегә багышланган пост куйган. Ул анда Казан кызының Россия җыелма командасына алтын китерүе турында әйтә.
Ә менә Лениногорск шәһәреннән 18 яшьлек чаңгычы Данил Садриев Пекиндагы Олимпия уеннарының ачышы булды дисәк тә ялгышмабыз. Ул трамплиннан чаңгыда сикерү буенча көмеш медаль алды. Рекорд куеп, егет җанатарларның күңелләрен яулады.
Шулай ук Татарстан сноубордчысы Виктор Уайлд та бронза медаль алды.
Параллель гигант слалом дисциплинасының кече финалында 35 яшьлек сноубордчы Италия райдеры Роланд Фишналлерны узып, өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев