ОЛИМПИАДА ХӘБӘРЛӘРЕ: АННА ЩЕРБАКОВА ҖИҢҮЕННӘН СОҢ ПОСТ ЧЫГАРДЫ
Соңгы нәтиҗәләр буенча, Пекиндагы Олимпия уеннарында Россия фигуралы шуу остасы Анна Щербакова хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча ирекле программада алтын медаль яулады. 255,95 балл белән кыз Олимпия чемпионы булды. Шул уңайдан Щербакова үзенең Инстаграм битенә фото белән пост куйган:
«Бу Бин Дунь Дунь минем яратканым», – дип язган җиңүче. Бин Дунь Дунь – 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарының рәсми талисманы.
Ә көмеш медальне 251,73 балл белән Александра Трусова алды һәм тарихка биш дүртәрле сикерешне башкарган беренче фигуралы шуучы булып кереп калды. Бронза японияле Кари Сакамотога эләкте, аның барлыгы 233,13 балл. Кыска программадан соң алда барган Камилә Вәлиева исә ирекле программада уңышсыз чыгыш ясап, 224,09 белән дүртенче урынны яулады.
Бүген, 18 февраль көнне, Олимпиадада биатлончы кызлар ярышачак. Ярышта гадәттәгечә 30 иң яхшы биатлончы катнашачак. Алар арасында Россиянең өч вәкиле дә бар: Ульяна Нигъмәтуллина, Кристина Резцова һәм Ирина Казакевич. Кызлар инде бу Олимпиадада медальләр алырга өлгерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев