«МОЛОДЕЖКИ ОНФ»: «КАЙДА ЯРДӘМ КИРӘК, БЕЗ ШУНДА!»
Татарстан Республикасы буенча «Молодежки ОНФ» региональ командасы 2018 елдан бирле мохтаҗларга социаль һәм адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән актив эшчәнлек алып бара. Шушы еллар эчендә алар бик күп эшләр күрсәтеп, олы нәтиҗәләргә иреште. 2021 ел да «Молодежки ОНФ»ның тормышында вакыйгаларга бай булды.
Шулай итеп, бу елның маеннан башлап «Молодежки ОНФ» командасы беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренең әһәмиятен аңларга өлгерде. ТР волонтерлары өчен җәмәгать коткаручыларын өйрәтү буенча өч айлык курс эшли башлады. Курс ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм КФУ укытучылары белән берлектә үткәрелде. Әлеге курс кысаларында катнашучылар беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәнде. Шулай ук команда әгъзалары командировкага Кырым һәм Саха (Якутия) Республикаларына барып, су басу һәм урман янгыннарының нәтиҗәләрен юк итү максатыннан бик күп эшләр башкарып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев