«МОЕ ПЕРО» ‒ «МИНЕМ КАЛӘМЕМ» ИҖАДИ БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Белем.ру» IT-компаниясе, «Белем радиосы» белән берлектә, балалар һәм яшүсмерләр арасында әдәби иҗатны популярлаштыру, рус һәм татар телләрендә әдәби әсәрләр язучы яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» иҗади бәйгесен үткәрә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
Рус телендә шигърият (8-12 яшь)
Рус телендә шигърият (13-18 яшь)
Татар телендә шигърият (8-12 яшь)
Татар телендә шигърият (13-18 яшь)
Рус телендә проза (8-12 яшь)
Рус телендә проза (13-18 яшь)
Татар телендә проза (8-12 яшь)
Татар телендә проза (13-18 яшь)
Үзегезне «Белем радиосы» эфирында ишетергә теләсәгез, 28 апрельгә кадәр анкета тутырып, тиешле кушымталарны беркетеп юлларга кирәк. 18 яше тулмаган бала өчен анкетаны аның ата-анасы/законлы вәкиле тутыра. Барлык катнашучыларга да исемле сертификатлар тапшырылачак, ә иң яхшы авторлар дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм кунак сыйфатында «Белем радиосы» тапшыруларына чакырылачак. Һәр катнашучы бәйгенең электрон вариантта иҗади авторлык материаллары тупланган җыентыгын алачак. Бәйге нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев