МӘКТӘП БУКЧАСЫНЫҢ АВЫРЛЫГЫ КҮПМЕ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Мәктәп сумкасының авырлыгы укучының сәламәтлегенә йогынты ясый. Шуңа күрә аны дөрес итеп сайлый белү кирәк. Роспотребнадзор мәктәп букчасының оптималь авырлыгы нинди булырга тиешлеге турында хәбәр итте. Башлангыч сыйныф укучылары сумкасының авырлыгы 700 граммнан, ә урта һәм югарыларныкы – 1 килограммнан артмаска тиеш.
Букча эченә салынган кирәк-яракларның авырлыгына кагылышлы аерым кагыйдәләр дә бар. Әйтик, 1-2 сыйныф укучылары 1,5 килограммнан да артык күтәрергә тиеш түгел. 3-4 сыйныфларга 2 килограмм авырлыктагы, 5-6да укучыларга – 2,5, ә 7-8 сыйныф укучыларына – 3,5 килограммнан да артмаган кирәк-яраклар күтәреп йөрергә ярый. Югары сыйныфлар букчаны 4 килограммга кадәр авырлыктагы уку әсбаплары белән тутырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев