Логотип Идель
Белми калма

«МИР» КИНОТЕАТРЫНДА КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЛЕГЕНДАР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ «ТЕРЕЛӘЧӘК»

«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырыла торган «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Бу хакта «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова белдерде.

«Кино+Театр» – театр һәм кино коллаборациясенең иң яраткан проектларыбызның берсе, без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез. Проект беренче көннәреннән үк тамашачылар мәхәббәтен яулады», – дип билгеләп үтә Миләүшә Айтуганова.

Быел район кинотеатрлары, муниципаль кино учреждениеләре экраннарында спектакльләрнең видеоверсияләрен күрсәтеп, проектны республикага масштаблаштыру күздә тотыла: «Казанга килеп, театрда спектакльләр карый алмаган тамашачылар кинотеатрларга килеп рухи ләззәт алырлар дип өметләнәбез.Проектның тагын бер өстенлеге – «Кино+Театр» программасына репертуардан төшерелгән һәм беркайда да күрү мөмкинлеге булмаган спектакльләр кертелгән. Һәркемне кинотеатрларга чакырам!» – ди Миләүшә Ләбибовна.

Проектның быелгы репертуары Камал театрының танылган актерлары, режиссерларының юбилейлары белән тәңгәлләштереп сайланган. «Кино+Театр» 9 апрельдә «Мир» кинотеатрында Марсель Сәлимҗановның 1976 елда видеотасмага яздырып алынган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланачак.

Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.

 «Кино+Театр» проекты программасы:

9 апрель – «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе, режиссеры  М.Сәлимҗанов;

23 апрель – «Банкрот» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;

30 апрель – «Йөзек кашы» драмасы, режиссеры И.Зәйниев;

7 май – «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры И.Зәйниев;

14 май – «Миркәй белән Айсылу», режиссеры И.Зәйниев;

21 май – «Җанкисәккәем» комедиясе, режиссеры Ф.Бикчәнтәев;

28 май – «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;

4 июнь – «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры И.Зәйниев;

11 июнь – «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры  Р.Бариев;

18 июнь – балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Деревенский пес Акбай) режиссеры Л.Әхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев