Белми калма
«МИНЕМ КАЗАНЫМ»: АПРЕЛЬДӘ ТАРИХИ ШӘХЕСЛӘР ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
14 апрельдә 18:30 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә танылган тарихи шәхесләргә багышланган спектакль күрсәтеләчәк. «Пантера» камера балет труппасы «Минем Казаным» спектаклен тәкъдим итәчәк.
Наил Ибраһимов куелышы – бию, музыка, видеоинсталляция һәм шәһәр мәдәниятендә эз калдырган тарихи шәхесләр образларын булдыру өчен башка тәэсирле чараларны синтезлаучы оригиналь сәнгать әсәре.
Спектакль нигезендә Казан шәһәренә мәхәббәттән туган хореографик картиналар ята. Аларда Казан тарихында һәм мәдәниятендә эз калдырган бөек кешеләрнең – Сөембикә, Тукай, Шаляпин, Җәлил һәм башкалар язмышы чагылыш тапкан. Билетларны «Пушкин картасы» буенча алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 ноября 2026 - 11:25
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ХИМИЯНЕ ӨСТӘЛ УЕННАРЫ АША ӨЙРӘНӘЧӘКЛӘР
-
4 ноября 2026 - 10:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
-
3 ноября 2026 - 13:07
«ПРОФИЛАРТ» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ТЕАТР КУЕЛЫШЛАРЫ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
-
3 ноября 2026 - 12:13
ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
Нет комментариев