«МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» ФЕСТИВАЛЕНӘ 100дән АРТЫК ГАРИЗА КИЛГӘН
1 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында КФУ «Милли хәзинә» Идел буе халык иҗаты яшьләр фестивален үткәрә.
Фестиваль Идел буе халыкларының телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла. Чарада иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар – югары, урта социаль уку йортлары һәм 9-11 сыйныф укучылары катнаша. 1 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр сайлап алу этабы, гаризалар һәм бәйге эшләре кабул итү узган. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм Мордовиядән 100дән артык гариза килгән.
7 декабрьдә 16:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
-
31 августа 2026 - 15:44
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ РӘИСКӘ ҮЗ СОРАУЛАРЫН БИРӘ АЛАЧАК
-
31 августа 2026 - 10:20
МӘКТӘПЛӘРДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЛАРЫН 1 СЕНТЯБРЬДӘ ҮТКӘРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев