«МИҺЕРБАНЛЫК»: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ «МОГҖИЗА» СТУДИЯСЕ ФАНТАСТИК ӘКИЯТ КҮРСӘТӘ
4 декабрь 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәламәтлеге чикле балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектаклен тәкъдим итә.
Спектакльнең әһәмияте, нинди максаттан куелуы турында «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте. Спектакльнең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү. Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
«Могҗиза» студиясе үзендә талантлы балаларны җыя. Шулар рәтендә яшь пародияләр остасы, сәләтле артист Анель Имамиев та бар. Ул киләчәктә чын актер булырга, кинода төшәргә хыяллана. Өстәвенә, Тинчурин театрының «Ак тәүбә, кара тәүбә» спектаклен «Могҗиза» студиясе белән куярга тели. Анель «Миһербанлык» спектаклендә үзе булып уйнаячак. Егет сүзләренчә, спектакльдәге геройның кайбер сыйфатлары аның үзенә дә хас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев