«МЕГА»ДА DOGFEST – ЭТЛӘР ЯРАТУЧЫЛАР ФЕСТИВАЛЕ УЗА
23 июльдә 16:00 сәгатьтә Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә DogFest – этләр яратучылар фестивале узачак. Фестиваль программасына йорт хайваннары бәйгеләре һәм чыгышлары, кинологлар һәм грумерлардан киңәшләр, төрле эт токымнары парады һәм костюмнар бәйгесе кергән.
DogFest кысаларында Россиядәге беренче дог-френдли-тирәлек менеджеры белән public talk та үтәчәк. Шулай ук алып баручыдан интерактивлар, остаханәләр һәм башка күп кызыклы әйберләр булачак. Кунаклар махсус кәрзингә йорт хайваннары приютына дип кирәк-яраклар, ризыклар тапшыра алачак.
Фестивальдә мөһим темаларга сөйләшү үтәчәк. Мәсәлән, этне ничек дөрес сайларга, олы эт белән көчек арасындагы аерма нәрсәдә, әгәр эт алырга теләсәң, нәрсәдән башларга кебек сорауларга җавап алырга мөмкин. Үзең белән дүрт аяклы дустыңны да ияртеп килергә ярый. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев