ЛУБЯН УРМАН-ТЕХНИК КӨЛЛИЯТЕНӘ УКЫРГА КЕРҮ ӨЧЕН ДОКУМЕНТЛАР ТАПШЫРУ ДӘВАМ ИТӘ
Лубян урман-техник көллияте укырга керергә теләүчеләрне җыюын дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. Көллияттә көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.
Быел документларны читтән торып тапшыру мөмкинлеге барлыкка килгән, аларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы яки Татарстан Республикасы lәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшырырга була.
Лубян урман-техник көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентларга төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә. Тулырак мәгълүматны көллиятнең сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев