«КӨЛ», «МӨҺАҖИРЛӘР», «РӘШӘ» ҺӘМ «ТАТАР TRIP»: КАМАЛДА ЯҢА СЕЗОН АЧЫЛА
9 сентябрьдә Г. Камал театрында легендар «Зәңгәр шәл» спектакле белән 117 сезон ачылачак. Яңа сезонда тамашачыларны берничә премьера көтә. Сезон яңалыклары белән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев уртаклашты.
Режиссер Айдар Җаббаров япон драматургы Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча «Көл» («Пепел») спектаклен куячак. Премьера 22, 23 октябрь көннәрендә Кече сәхнәдә күрсәтеләчәк. Шулай ук декабрьдә Айдар Җаббаров Зур сәхнәгә Әмирхан Еникиның «Рәшә» повестен чыгарачак.
Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» спектаклен 5,6,7 ноябрьдә күрергә мөмкин. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, аның тулы версиясе ике антракт белән, 3,5 сәгать тирәсе дәвам итә.
Тагын яңа сезонда Рамил Гәрәев тә Булат Минкинның «Татар trip» пьесасын өлгертергә тели. Әлеге пьеса – «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенең катнашучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев