«КИТАП CLUB»та «ЯЛКЫН»лы ТУСОВКА
Кичә, 22 декабрьдә, Казанның «Китап Club» ресторанында «Ялкын» журналының декабрь саны презентациясе узды. Ике сәгатьлек күңел ачу күп кенә танылган кунакларны үзенә җыйды. Тулырак кичәге көн турында – безнең язмада!
Яңа ел алдыннан шундый «тусовка» оештыру безгә дә, килгән кунакларга да чын-чынлап яшьләрчә һәм заманча атмосферага чумарга булышты. Журналыбызның мөһим көне яңа ачылган текә җирдә, «Китап Club» ресторанында узуы гына да ни тора бит, ә! Чарада танылган җырчы, блогер Лилия Хәйруллина, Раил Арсланов, тиктокер Рәзил Туктамышов, «Шәп» лейблның кыз-егетләре катнашты. Шулай ук чарада татфак студентлары да бар иде. «Караш» музыкаль төркеме егетләре чыгыш ясаганнан соң, студент кызлар арасында фанатлар тагын да артты. Чараның иң тәмле өлешенә килгәндә исә, биредә аны өчпочмаклы, чәк-чәкле өстәл бизәде. Яңа ел алды булгач, Кар Кызы да килеп, үзенең кызыклы уеннарын уйнатып китте. Журналыбызның геройлары бер бинада җыелу рәхәт һәм шундый «үз» мохит бүләк итте.
Журналның гыйнвар санында күбрәк фото булачак!
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
-
13 апреля 2026 - 11:09
МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
-
10 апреля 2026 - 10:54
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ» ТАТАРСТАНДА 238 ТЕМАТИК СМЕНА ОЕШТЫРА
Нет комментариев