«ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ»: ӘЙДӘ, БРЕЙК-ДАНС БИЕРГӘ!
2 августта 19.00дә «УРАМ» экстрим-паркында татар телендә брейк-данс буенча остаханә узачак. Чара Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең парк һәм скверларында уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештырыла.
Брейк-данс буенча татар телендәге дәресне «EXCLUSIVE COLLECTION» брейкинг профессиональ мәктәбе тренеры, брейкинг буенча халыкара һәм Россия чемпионатлары катнашучысы, «Action Man» командасы әгъзасы Рушан Илдарханов һәм бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр җиңүчесе Руслан Шәйхетдинов (Bboy Liquid) үткәрәчәк.
Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел 14 остаханә үтте. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе буенча дәресләр узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырылачак. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев