«ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫ САМАРА МИШӘРЛӘРЕ БИЮЕН ӨЙРӘНЕРГӘ ЧАКЫРА
Кабан күле буенда 3 августта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе уза. Бу юлы Казан халкын һәм кунакларын Самара татар-мишәрләре биюенә өйрәтәчәкләр.
Кичә «Вакка басу» перформансы белән башланачак. Бу Самара өлкәсендә яшәүче татарларның бию үзенчәлекләренең берсе. Тамашаның музыкаль өлешендә татар традицион көйләре белән беррәттән Самара татарларының фольклорыннан – «Ярмәк вагы», «Камышлы вагы» көйләре яңгыраячак.
Перформанста һәм остаханәдә профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, «Казан» бию ансамбленең экс-солисткасы, Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбенең педагог-хореографы, «Алтын» студиясенең хореография мәктәбе педагог-репетиторы Лилия Хәмидуллина катнашачак.
Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста инструменталистлар командасы җавап бирә: тальян, гармун, курайда педагог Ильяс Фәрхуллин, баянда «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле оркестрының музыканты Рөстәм Рафигуллин уйнаячак. Башлану вакыты 18:00 сәгатьтә, керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
-
22 июня 2026 - 16:47
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев