ХАН КЫЗЫ ТУРАНДЫК: ТИНЧУРИНДА ЯҢА СЕЗОН АЧЫЛА
Кәрим Тинчурин театры 15 сентябрьдә «Хан кызы Турандык» спектакле белән яңа сезонын башлап җибәрә. Сезон ачылышы Тинчуринның туган көненә туры килә.
«Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга без узган сезонда ук әзерләнә башладык. 15 сентябрьдә тамашачыларны аңа багышланган төрле флешмоблар, лекцияләр, квестлар көтә», – диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
«Хан кызы Турандык» итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот»ы буенча Тинчуринның ирекле тәрҗемәсендә куела. Турандыкны яшь артист Әдилә Хәсәнова уйнаячак. Бу аның беренче зур роле булачак. Премьераны 15, 16 сентябрьдә күрергә мөмкин. Спектакльнең режиссеры – Сәрдар Таһировский (Венгрия).
«Тинчурин варианты Гоцци вариантыннан нык аерыла. Без хәзер Гоцци һәм Тинчурин вариантларын катнаштырып, үз вариантыбызны тудырабыз, – дип уртаклашты режиссер. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, бу спектакльдә тамашачылар «елый-елый көләрләр, көлә-көлә еларлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев