КФУда КОРОНАВИРУСТАН ВАКЦИНА ЭШЛИ БАШЛАГАННАР
КФУ белгечләре коронавирустан вакцина эшләп чыгаруга багышланган фәнни проект башлап җибәргән.
Әлеге эшнең беренче этабы – лабораториядәге тикшеренүләр. КФУда тере вирус белән эшләү мөмкинлеге юк. Шуңа да белгечләр вирус геномы нигезендә ген инженериясе ярдәмендә вакцинаның ген-терапия вариантын булдыра. Хәзер бу эшне башкарганда, кулда тере вирус булуы мөһим түгел икән.
– Вирус геномлы вакцина, лаборатория хайваннарына тәэсир ясап, коронавируска каршы иммунитет булдырса, шул вакытта без тере вирус белән эшләргә хокуклы дәүләт оешмалары белән элемтәгә керәчәкбез. Анда аның белән клиникага кадәрге һәм клиника сынауларын уздырачакбыз. Моның өчен биология куркынычсызлыгы ягыннан югары дәрәҗәдә булган махсуслашкан лабораторияләр таләп ителә. Һәм биредә, әлбәттә, дәүләт ярдәме кирәк булачак, – ди профессор, КФУның прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев