КФУда БЕРЕНЧЕ ПЕДАГОГИК СЫЙНЫФЛАР СЛЁТЫ УЗАЧАК
Педагогик сыйныфлар слёты 24 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты шәһәрнең Мәгариф идарәсе белән берлектә 19 педагогик сыйныф ача, проектта Казанның 22 мәгариф оешмасы – 8, 10, 12, 17, 52, 152 номерлы гимназияләр, 185, 187, 188, 189 номерлы лицейлар, 13, 18, 34, 71, 80, 81, 117, 119, 129, 143,184нче мәктәпләр, шулай ук «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексы белән хезмәттәшлек итә.
400дән артык педагогик сыйныф укучысы 24 сентябрьдә слётка җыелачак, ә 1 октябрьдән «Педагогик һөнәргә кереш» программасы буенча дәресләр башланачак. Айга ике тапкыр һәр сыйныф өчен педагогика һәм психология нигезләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Сыйныфларны педагогик белемнең төрле юнәлешләре буенча укучы беренче курс студентлары җитәкләячәк. Барлык кураторлар да югары нәтиҗәләргә һәм казанышларга ия.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, республикада уку елы башына 160 педагогик сыйныф билгеләнгән. Аларны тәмамлаучылар максатчан (целевой) урыннарга дәгъва итә алырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев