КАЗАННЫҢ УРИЦКИЙ ПАРКЫНДА БУШЛАЙ СТЕНДАП-КОНЦЕРТ УЗАЧАК
Бу якшәмбедә, 25 июньдә, Казанның Урицкий исемендәге паркында стендап-концерт узачак. Сәхнәгә яшь һәм тәҗрибәле юмористлар чыгачак.
Казанлылар алдында «Паркларда Stand Up» проектында катнашучылар чыгыш ясаячак – катнашу өчен 50 дән артык кеше гариза биргән. Беренче турга 21 юморист килә. Бер ай дәвамында яңа башлап килүче яшь комиклар сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнәләр: текстлар әзерлиләр, аларны редакциялиләр һәм Stand Up Club Kazan остазлары җитәкчелегендә ачык шәһәр мәйданчыкларында чыгыш ясыйлар. Тыңлаучылар проектның киләсе этабына үтәчәк иң яхшы 12 комикны сайлый алачак.
Шулай ук бу көнне сәхнәгә Казан стендап-клубы резидентлары Илнур Әсхәдуллин, Никита Никитин һәм Матвей Ромашкин чыгачак.
Юмористик кичә 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев