КАЗАНДА «ТӨРКИ КИНО КӨННӘРЕ» БАШЛАНДЫ
Казанда 13-18 май көннәрендә «Төрки кино көннәре» уза. Фестиваль «Татаркино», Казахстан, Үзбәкстанның Генераль консуллыгы, башка төрки дәүләтләрнең вәкиллекләре белән хезмәттәшлектә үткәрелә. Аны инде бүген үк «Турул 1890» дигән төрек фильмы ачып җибәрәчәк.
«Быел «Төрки кино көннәре» дүртенче тапкыр уза. Без репертуарны чит ил фильмнары белән төрләндерергә тырышабыз. Төрек фильмнарын игътибарсыз калдырмыйбыз», – диде ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.
«Төрки кино көннәре»ндә барысы 16 фильм күрсәтеләчәк. Программада Төркия, Казахстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Саха Республикасы, Хакасия һәм Татарстанның иң яхшы фильмнары җыелган. Аларны «Мир» кинотеатрында карап булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев