КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ ПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛДЫ
Казанда татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе башланып китте. Бәйгенең оештыручысы Казан шәһәре Башкарма комитеты катнашучыларга телне өйрәнүнең ияләнгән формаларыннан читләшеп, үзенчәлекле яңа форматлар тәкъдим итәргә өнди.
Бәйгедә катнашучылардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үз телем» бәйгесендә Казандә яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Моның өчен 9 июльгә кадәр https://yztelem.ru/ сайтында гариза тутырырга гына кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар үзләренең проектларын тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев