КАЗАНДА МАЙ ЧАБУГА КАРАЧКЫ-КУРЧАК ЯСАУ БУЕНЧА БӘЙГЕ СТАРТ АЛА
Казанда Май чабуга (Масленица) иң яхшы карачкы-курчак ясау буенча бәйге старт ала. Бәйгегә гаиләләрдән, эшчеләрдән, укучылар һәм студентлардан шәхси һәм күмәк гаризалар кабул ителә. Бу турыда Казан Мэриясе сайтында игълан ителде.
Курчак биеклеге 1 метрдан ким булмаска яки 2 метрдан артмаска, экологик материаллардан эшләнгән һәм тотрыклы булырга, озын колгалы яки махсус таянычлы булырга тиеш.
Катнашу өчен гаризаларны vpkult@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Хат темасына «Масленица-2023» карачкы-курчак конкурсында катнашуга гариза» дип язу мәҗбүри. Бәйгедә катнашучылар үз эшләрен 26 февральдә 9:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр «Калейдоскоп» паркына китерергә тиеш. Алар Май чабу бәйрәме чарасында тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев