Белми калма
КАЗАНДА «ИГЕЛЕК СӘНГАТЕ» УЗА
8 декабрьдә Казанда «Игелек сәнгате» дип аталган инклюзив чара үтәчәк. Яшь кунакларны остаханәләрдә катнашу һәм «Новогодний переполох» мультфильмын карау көтә.
Чарага сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар, шулай ук аларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре чакырыла. Катнашу өчен 5 декабрьгә кадәр Rcdpov.Solnechnyy-kz@tatar.ru электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы.
Акция 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «Әкият» үзәгендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев