КАЗАНДА «ЭКСПЕДИЦИЯ «ЭТНОХАУС» ПРОЕКТЫНА НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛДЫ
9-11 декабрьдә Казанда «Экспедиция «Этнохаус» проекты буенча Төбәкара стажировка мәйданчыгы һәм педагоглар, волонтерлар өчен йомгаклау семинары оештырылды. «Экспедиция «Этнохаус» проекты «Халык уеннары фестивале»ның дәвамы булып тора. Проект кысаларында Татарстанның 11 районы буенча 11 көнлек автобус экспедициясе үткәрелгән.
Проект барышында оештыручылар илебез төбәкләренә барып, волонтерларны Россия халыклары уеннарына өйрәткән. Шәһәр һәм мәктәп яны аланнарында, яшьләр үзәкләре мәйданчыкларында халык һәм өстәл уеннарын уздырган. Шулай итеп педагоглар һәм волонтерлар өчен өйрәтү дәресләрен оештыру буенча зур тәҗрибә тупланган. Проектның соңгы этабы – барлык уеннарның да кагыйдәләре белән видеолар ясау, уеннар җыентыгын булдыру.
Проект нәтиҗәләре буенча 9 декабрьдә Казанда оештыручылар һәм катнашучылар белән түгәрәк өстәл узды. Чарада экспертлар рәтендә ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева да бар иде. Түгәрәк өстәлдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән волонтерлар төркеме җитәкчеләре һәм әгъзалары экспертлар белән проектны гамәлгә ашыру, аның уңышлары һәм проблемалары, укучыларны ирекле хәрәкәткә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Чарада «Экспедиция «Этнохаус» проектының партнер-оешмалары һәм иң яхшы волонтерлары билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
Нет комментариев