КАЗАНДА ДИРИЖЕР ФУАТ МАНСУРОВКА ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ АЧЫЛДЫ
Бүген Казанда дирижер Фуат Мансуров яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Мемориаль тактаны Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадында күрергә мөмкин.
Фуат Мансуровка истәлек тактасы ачу чарасына ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, шулай ук дирижерның кызы – Марина Мансурова килгән иде.
Ирада Әюпова бүгеннән дирижерның 100 еллыгына әзерлек башлануы турында билгеләп үтте, Фуат Мансуров исемендәге яңа премия, бәйге, стипендияләр булыр дип әйтте. Фуат Мансуровның кызы – Марина Мансурова әтисен искә алып, аның белән бергә уздырган вакыт турында сөйләде. Ул аның чыдамлы, шаян булганын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев