КАЗАНДА «ӘЙБӘТ!» ФЕСТИВАЛЬ УЗА
Казанда беренче тапкыр «Әйбәт!» балачак фестивале уза. 1 июньдә «Татнефть Арена»да эстрада йолдызлары белән бергә 14 бию һәм вокал коллективы чыгыш ясаячак.
Балалар һәм яшүсмерләр номерларны эстрада йолдызлары белән бергә башкарачак, алар арасында «Пицца» төркеме, Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Эльмира Кәлимуллина, композитор Нәҗип Җиһановның улы Иван Җиһанов җитәкчелегендәге «Домисолька» музыка театры булачак. Бу хакта Казан мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Чараның үзенчәлеге шунда: мәйданчыкта казанлылар коллектив вәкилләре белән таныша һәм үз балалары өчен иҗади юнәлешләр сайлый алачак. Теләүчеләрне «Татнефть Арена» холлында көтәләр.
Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана. Керү билетлар буенча, аны алу өчен, telegram-каналына язылу һәм викторинада катнашу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев