Белми калма
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНА ВОЛОНТЕРЛАР ЧАКЫРЫЛА
27-30 августта узачак Казан Глобаль яшьләр саммитына волонтерлар чакырыла. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 65 волонтер таләп ителә. Аларга бушлай туклану һәм кирәк-яраклар бирү каралган.
Волонтерларга инглиз телен белү шарт. Ә француз һәм гарәп телен белү өстенлек булачак. Катнашырга теләүчеләр 18 августка кадәр сайтта теркәлә ала.
Исегезгә төшерәбез, Казан Глобаль яшьләр саммитында 300ләп кеше катнашачак. Саммит «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында уздырыла. Саммитта дискуссияләр, интерактив семинарлар, яшьләр мохитенең киләчәк үсешен фаразлау сессияләре, шулай ук мәдәни программа планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев