Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ДӘҮЛӘТ МӘДӘНИЯТ ИНСТИТУТЫНДА «ТЕАТР АТНАЛЫГЫ» УЗДЫ

20-27 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Театр атналыгы» узды.  Чара кысаларында студентлар курс һәм диплом спектакльләрен күрсәтте, сәхнә теле, актерлык остаханәләрендә катнашты. Шулай ук мәдәният институты концерт залында Г.Камал, Әлмәт һәм Буа дәүләт драма театр артистлары спектакльләр күрсәтте.

«Театр атналыгы»ның төп максаты – балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен популярлаштыру. Чараны ябу тантанасында студентлар үзләренең барлык сәләтләрен күрсәтте. Сәхнәдә инглиз драматургы Уильям Шекспир иҗатыннан өзек уйналды, җыр һәм биюләр тәкъдим ителде. Чарада «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Икенче пландагы иң яхшы роль», «Театр сәнгате традицияләрен саклауга шәхси өлеш керткән өчен», «Театрның милли традицияләрен саклаган өчен» һәм «Иң яхшы спектакль» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләделәр.

«Театр атналыгы»н ябу тантанасы кунаклары арасында Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов та бар иде.

«15 ел элек мин дә шушы институтны тәмамладым. Сәхнәдән укытучыларыма һәм остазларыма зур рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Барыгызны да халыкара театр көне белән тәбрик итәм. Студентларга уңышлар телим. Үз театрыгызны, үз сәхнәгезне һәм үз режиссерыгызны табарга язсын», –  диде ул.  

Фотолар: «Татар информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев