«КАЙТАМ»: ТАТАРСТАН БӨТЕН РОССИЯДӘН БУЛАЧАК АГРАРИЙЛАРНЫ ҖЫЯ
Аграр югары уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак. Әлеге программаның максаты – булачак белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү.
Бу чара 12-16 сентябрьдә Лаеш районында узачак. Катнашучылар 4 көн дәвамында җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләшкән лагерьда белем алачаклар. Лагерьда Татарстанның агросәнәгать комплексы базарында катнашучылар тәкъдим иткән чын кейслар хәл ителәчәк. Катнашучыларны агросәнәгать комплексы үсешенә җәлеп итү 3 форматтан торачак: предприятиегә эшкә урнашу, Татарстанның авыл территорияләрендә үз эшеңне үстерү һәм Татарстанның башка төбәкләр белән партнерлык кооперациясе.
Хәзерге вакытта авылга кайтырга җыенучылар саны бик аз икән: соңгы 3 елда авылда эшкә урнашкан яшьләр нибары 9 % кына тәшкил итә.
«Студентларыбызны эшкә урнаштыру безнең өчен бик мөһим. Төп бурычыбыз – авыл тормышына, авыл хезмәтенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү», – ди Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.
«Кайтам» проектында катнашырга теләгәннәр 5 сентябрьгә кадәр әлеге сылтамадагы гаризаны тутырырга тиеш: https://clck.ru/WKjSq
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев