КАНИКУЛЛАРДА БАЛАЛАР ЯРАЛАНУЫН ПРОФИЛАКТИКАЛАУ: «ӘТИ-ӘНИЛӘР КҮЗӘТҮЧӘН БУЛЫРГА ТИЕШ»
Бүген җәйге каникуллар чорында балалар яралануын профилактикалау темасына багышланган матбугат конференциясе узды. Утырыш барышында балалар һәм яшүсмерләрнең юлда, өйдә ялгыз калганда үзләрен ничек тоту кагыйдәләре буенча Идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов белән ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сөйләде.
Кызганычка каршы, балалар һәм яшүсмерләр күп кенә бәхетсезлек очракларына дучар була. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәү һәм машина йөртүчеләрнең игътибарсызлык, зур тизлек белән йөрүе аркасында бу елны гына да шактый күп бала зыян күргән. Еш кына яшүсмерләрнең велосипед, мопед һәм электрлы самокатларда «чабуы» да күңелсез нәтиҗәгә китерә шул. Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренчә, балаларның яралану очракларында әти-әнинең дә гаебе бар. Алар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә, машинада барганда куркынычсызлык каешын эләктерергә кирәклек турында әйтергә тиеш.
Янгын очраклары аркасында да балалар яралана. 2016 елдан республикада янгынга каршы төрле акцияләр уздырыла, шулай ук өйдә яшәүчеләр башлангыч стадияләрдә янгынны ачыкларга ярдәм итә торган техник җайланмалар куллана. ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин әти-әниләргә күзәтүчән, һәрвакыт уяу булырга һәм балаларның үзләрен генә өйдә калдырмаска киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев