КАҺВӘ ЯБЫКТЫРА?
Кытай галимнәре чираттагы ачыш ясаган. Игътибар: син яратып эчә торган каһвә аваырлыкны киметергә мөмкин! Я, ничек ачыклаганнар соң моны?
Галимнәр уздырган тикшеренүдә 150 мең кеше катнашкан. Аның нәтиҗәләре буенча шикәрсез каһвәнең авырлыкны киметергә сәләтле булуы ачыкланган. Өлешчә, бу каһвәнең ашкайнату системасын эшләтеп җибәрүе белән бәйле, шулай ук кофеин юан эчәк мускулларының кыскаруын көчәйтә. Димәк, метаболизм да тизәя. Тагын әлеге эчемлек организмдагы май дәрәҗәсен дә киметә.
Шунысын да әйтеп узу кирәк: каһвәгә ачы тәм һәм хуш ис бирә торган хлороген кислотасы кандагы шикәрне бер дәрәҗәдә генә сакларга ярдәм итә. Бу исә кешенең аппетитын киметә. Ләкин каһвәне, никадәр генә теләсәгез дә, авырлыкны киметү чарасы итеп кенә эчәргә ярамый. Бу файда китермәячәк дип ышандыра Кытай галимнәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев