КАЧАЛОВ ТЕАТРЫНЫҢ II ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНА, КАРАМЫЙ КАЛМА!
Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры тамашачыга яхшы таныш. Театр труппасы гастрольләрдә күп йөри, фестивальләрдә катнаша, Россия һәм халыкара конкурсларда җиңүләр яулый. Качалов театрында рус һәм чит ил классикаларының, шулай ук хәзерге язучыларның иң яхшы әсәрләре буенча спектакльләр куела.
Быел исә театрның 230 еллыгы. Шул уңайдан В. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры 2 октябрьдә II театр фестивален ачачак. Анда Россиянең танылган театр сәнгате осталарының рус классик әдәбияты әсәрләре буенча куелган спектакльләре булачак. Фестиваль программасында шулай ук мастер-класслар, иҗади очрашулар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
Нет комментариев