«ИТИЛ»: ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ЭТНИК МӘДӘНИЯТ ФЕСТИВАЛЕНДӘ «АИГЕЛ» ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
Идел буе халыкларының икенче «Итил» этник мәдәният фестивале 20 августта Казанның Горький паркында узачак. Төрле чыгышлар, перформанслар һәм остаханәләр аша музыкантлар, артистлар үз халыкларының тарихын сөйләячәк.
«Итил» – яшь иҗат кешеләренә Идел буе халыклары телләрендә кызыклы чыгышлар тәкъдим итә ала торган мәйданчык. Әлеге чарада Башкортостан, Чуашстан, Удмуртия һәм Мари Иленнән килгән кунаклар зур программа күрсәтәчәк. Фестивальнең төп сәхнәсендә «АИГЕЛ» дуэты чыгыш ясаячак. Чараның махсус кунаклар рәтендә «ЭтноLife» бөтенроссия проекты финалистлары бар. Фестивальдә Идел буе халыкларының милли кухнясын бәяләү мөмкинлеге дә булачак. Шулай ук чара икенче сәхнәдә, паркның төп аллеясендә дә оештырылыр дип планлаштырыла. Биредә 14 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр бию перформанслары узачак. «Итил» фестиваленә теләге булган һәркем бушлай килә ала. Концерт, остаханәләр, кул эшләре ярминкәсе һәм милли аш-су нокталары 11 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев