ИНСТАГРАМДА ЯҢАЛЫК: ШӘХСИ 3D-АВАТАР КИРӘКМЕ?
Хәзер Инстаграмда шәхсиләштерелгән аватарлар сайлап булу мөмкинлеге бар. Кулланучылар тагын да текәрәк аватарлар булдырып, аларны теләгән постына өсти алачак. Кешенең кыяфәтен төгәл итеп җиткерер өчен, аның мультфильмдагы сыман «игезәге» төрле ысуллар тәкъдим итә.
Әйтик, кулланучы тән, чәч төсләрен, причёсканы, бит формасын, күзләрне, хәтта миңнәрне дә үзе сайлый алачак. Моннан тыш, Инстаграмда утыручылар өчен әлеге аватарларны теләгән кием һәм аксессуарлар белән тулыландыру мөмкинлеге дә каралган. Аватарны ясау өчен, Инстаграмдагы битеңнең «Көйләүләр/Настройки» менюсына күчеп, «Аккаунт» пунктын сайларга һәм «Аватарлар/Аватары» бүлегенә күчәргә кирәк. Ул әзер булгач, аны стикер рәвешендә сторизларга кертеп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев