ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ КУШЫМТАЛАР
Бүгенге көндә инглиз телен белми булмый. Әгәр син инглиз телен өйрәнергә яисә сөйләм байлыгын тагын да арттырырга теләсәң, бу файдалы кушымталар синең исемлегеңдә булырга тиеш:
DUALINGO – бу кушымтада син акрынлап инглиз телен өйрәнә башлаячаксың. Монда темаларны кабатлау өчен бик күп төрле биремнәр күрсәтелгән. Бу кушымтада син башка уенчылар белән ярыша аласың.
LINGUALEO – әлеге кушымтада сөйләм байлыгын арттыра торган күп күнегүләр каралган. Һәм тагын монда уку, язу сәләтен арттырып, аудитлау күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге бар.
CAKE – бу кушымтага керсәң, гамәли дәресләр таба алачаксың. Алар барысы да диалог формасында ясалган.
EWA – инглиз телен сериаллар һәм китаплар аркылы өйрәнү өчен дөньядагы бердәнбер система. Инглиз телен рәхәтләнеп үзеңнең яраткан киногеройларың белән өйрәнәм дисәң, тизрәк бу кушымтаны йөклә!
HELLO TALK – биредә чит ил кешеләре белән аралашу бик уңайлы. Әңгәмәдәшеңнең хаталарын төзәтү функциясе дә бар хәтта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
Нет комментариев