Логотип Идель
Белми калма

«ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР»: ТИНЧУРИНДА ИНТЕРАКТИВ СПЕКТАКЛЬ КУЕЛА

27 июньдә Кәрим Тинчурин театры «Җилкәнсезләр» дип исемләнгән интерактив премьера тәкъдим итә. Спектакльнең үзенчәлеге турында режиссер Туфан Имаметдинов сөйләде.

«Җилкәнсезләр» – Кәрим Тинчуринның үлмәс әсәрләренең берсе. Пьеса 1910-1925 еллардагы татар интеллигенциясе һәм буржуазиясе тормышын яктырта. Премьерада төп рольләрне Артем Пискунов, Ирек Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Илфак Хафизов, Зөфәр Харисов башкарачак.

Спектакль интерактив дип тәкъдим ителә. Режиссер Туфан Имаметдинов сүзләренчә, тамашачылар үзләре дә сәхнәгә менәчәк. Ул артистларның тамашачы белән элемтә корачагы, тамашачының сәхнәдәге һәрбер вакыйга шаһите булачагы турында әйтте.

«Тамашачылар актерларга бик якын була, анда күпертеп уйнап булмый. Әсәрдә сүз татар халкы турында бара. Безнең театрга да күбрәк татар халкы килә, шуңа әлеге форматны уйлап таптык», – дип сөйләде режиссер.

«Җилкәнсезләр» спектаклендә 60 тамашачы булыр дип көтелә. Бу премьера үзгә, шуңа күрә тамашачыларның залда урнашу тәртибе дә бөтенләй башкача булачак. Әлегә театр директоры да, режиссер да спектакльнең бөтен серләрен дә ачып бетерми. Әмма премьерага килгәч, барысы да гаҗәеп булачак дип ышандыра.

Төп роль – Батырханны башкаручы Артем Пискунов та «Җилкәнсезләр» әсәре куелышы турында әйтеп үтте:
«Җилкәнсезләр»не төрле жанрда куярга була. Бу – режиссер һәм актерлар өчен төпсез кое. Спектакльдә икенче пландагы рольләр юк. Анда һәр образ халыкның бер катламын күрсәтә», – диде артист.

«Җилкәнсезләр» премьерасы 27 июнь көнне 13:00 һәм 18:30 сәгатьтә куелачак. Яшь чикләве 12+.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев