«ИЛҺАМ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ АШЫК!
«ИЛҺАМ» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашырга теләгән мәктәп укучылары 15 февральгә хәтле үз гаризаларын электрон форматта җибәрергә тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен иҗади эшләр татар телендә генә кабул ителә. Бәйге 3 яшь категориясенә бүленә: 5-7 сыйныф; 8-9 сыйныф; 10-11 сыйныфлар. Катнашучылар гаризаларны әлеге номинацияләр буенча түбәндәге электрон почталарга җибәрә ала:
- Яшь шагыйрь (poets2024@mail.ru);
- Яшь язучы (iauthor2024@mail.ru);
- Яшь драматург (iauthor2024@mail.ru);
- Яшь журналист (iauthor2024@mail.ru).
«ИЛҺАМ» яшь язучылар бәйгесе «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев