ИГОРЬ БАРИНОВ ЧИСТАЙ КЫЗЫНЫҢ ЯҢА ЕЛ ХЫЯЛЫН ЧЫНГА АШЫРГАН
Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында Чистай кызының Яңа ел хыялын чынга ашырган. «Теләкләр чыршысы» акциясе Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башкарыла.
14 яшьлек Роза Капитонова инде берничә ел ноутбук турында хыялланган. Кыз, күз күреме белән кыенлыклар булага карамастан, фотоаппарат объективы аша үзенчә күрә белә. Фотоларны дөрес итеп эшкәртү, аларны матуррак һәм сыйфатлы итү өчен аңа компьютер кирәк булган.
«Без, зурлар, балаларның хыялларын чынга ашырырга тиеш. Бүләкләрне бирү аларны алуга караганда күпкә рәхәтрәк. Бүген мин чын, ихлас эмоцияләр күрдем. Үземнең дә хисләрем ташый. Шушының өчен Татарстанга килү кирәк иде», – диде Баринов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев