ЯШҮСМЕРЛӘР «ҖЫЛЫЛЫК БҮЛӘК ИТӘМ» АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАША АЛАЧАК
4-6 ноябрьдә «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе уздырыла. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган булачак. Акциядә 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнашырга мөмкин. Син дә кушыла аласың!
Яшүсмерләргә волонтерлыкка язылырга һәм яшьләр үзәкләрендә, мәдәният, спорт, ял һәм өстәмә белем бирү өлкәләре оешмаларында чараларга йөрергә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец хәбәр итте.
Оештыручылар урамнарда бәйрәмнең тарихи шартлары турында әңгәмәләр үткәрергә, суверенитет һәм дәүләтчелек юлында халык кичергән сынауларны, шулай ук диненә яки милләтенә карамастан, һәркемгә якын һәм аңлаешлы булган кыйммәтләрне искә төшерергә планлаштыра.
Катнашу өчен ике-биш кешедән торган команда тупларга, җаваплы кешене сайларга һәм сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев