Логотип Идель
Белми калма

ЯРАТКАН ҖЫРЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ ӨРҮ: КАЗАНДА «САФ МУЗЫКА» ПРОЕКТЫ БАРА

Яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары остазлар белән берлектә барыбыз да яраткан җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтә.

«САФ музыка» проекты барышында балалар башкаруында 15 музыкаль әсәр яңартыла. Алар арасында халык җырлары, этник музыка үрнәкләре, яңартылган ретро хитлар да бар.

Проектта Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар катнаша. Алар барысы да 2023 елның февраленнән маена кадәр сайлап алу туры аша үткән иде. Проектның беренче сезоны вакытында алар сәнгать советына татар академик музыкасы үрнәкләрен тәкъдим итте. 70тән артык катнашучы арасыннан иң яхшылары сайлап алынып, алар үзләре тәкъдим иткән әсәрләрне профессиональ студиядә яздырды, ТР Композиторлар берлегендә үткән концертта чыгыш ясады.
Хәзер
«САФ музыка»ның икенче сезоны кысаларында балалар эстрада форматында эшләргә өйрәнә. Балалар белән эшләүгә YummyMusicBand музыкантлары, саунд-продюсер, аранжировка остасы, композитор Юрий Федоров җәлеп ителде.

Иҗади музыкаль лабораторияләр форматында эшләү һәр музыкант, һәр ансамбль белән аерым алып барыла. Балалар укытучылары белән берлектә гомуми иҗат процессында катнаша. Һәр очрашудан соң аларга өй эшләре бирелә. Балалар да, укытучылар да мондый форматта эшләүне бик ошата.    

Проектның нәтиҗәсен 4 декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак «САФ музыка» концертында күреп булачак. Концертта балалар музыкаль бэнды да катнашачак. Чара алдыннан фойеда «Сандугач» балалар инструменталь ансамбле тарафыннан махсус музыкаль программа һәм Казанның сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗатыннан күргәзмә эше оештырылачак.

Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикабызда яшәүче башка халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясе, ТР «Алдынгылар хәрәкәте» һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.
«САФ музыка»ның ике сезоны дәвамында яздырылган барлык җырларны «САФ» балалар интернет-радиосында ишетергә һәм радионың сайтында тупланачак ирекле фонотекада тыңларга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев