«ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ»нда ТАРИХ БУЕНЧА БЕЛЕМЕҢНЕ ТИКШЕР
3 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган халыкара «Җиңү диктанты» уза. Акция сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга, белемне тикшерергә мөмкинлек бирә.
«Җиңү диктанты» көнендә Татарстан буенча 156 мәйданчык эшләячәк, алар арасында төрледән-төрле уку йортлары бар. Диктант язу мәйданчыкларының 33е – Казанда. Гадәттәгечә, диктант хәрби частьлар, Казан һәм Алабуга Суворов хәрби училищелары, Казан танк училищесы, Казан юридик институты базасында да язылачак. Катнашу төбәк мәйданчыгында, шулай ук онлайн форматта уза. Диктант үз эченә 25 сораудан торган тестны ала, аңа 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф (https://диктантпобеды.рф/) сайтында теркәлү шарт. Турыдан-туры катнашкан очракта диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 августа 2026 - 11:17
1 СЕНТЯБРЬДӘН МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕС ВАКЫТЫНДА СМАРТФОН КУЛЛАНУ ТЫЕЛА
-
26 августа 2026 - 08:39
АБИТУРИЕНТЛАРГА УКУ КРЕДИТЫН ВУЗГА КАБУЛ ИТЕЛГӘНЧЕ ҮК БИРЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Нет комментариев